Министрлыкта Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган лекция узды

2025 елның 5 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Министрлык аппараты, аның территориаль органнары һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен тематик лекция узды. Чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган иде.

Тыңлаучылар сыйфатында катнашуга шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре дә кушылды.

Чара хокукый грамоталылыкны арттыруга, үзеңдә коррупциягә каршы стандартларны ныгытуга һәм коррупциячел хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән иде.

Махсус чакырылган спикерлар буларак, «Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы президиумы рәисе Александр Даренков һәм коррупциягә каршы эш өлкәсендә эксперт Ринат Акчурин чыгыш ясадылар.

Александр Даренков үз чыгышында гражданнар җәмгыяте институтларының, дәүләт партнерлары буларак, коррупциягә каршы атмосфера тудырудагы роленә басым ясады, җәмәгатьчелек ышанычын булдыру өчен дәүләт органнары, шул исәптән агросәнәгать секторы эшчәнлегенең һәркем өчен ачык булырга тиешлеген ассызыклады.

Коррупциягә каршы эш өлкәсендә эксперт Ринат Акчуринның чыгышы дәүләт хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлегендә коррупциягә каршы законнар үтәлешенең практик аспектларына юнәлтелгән иде, типик коррупция хәтәрлекләре җентекләп тикшерелде, шулай ук аларны минимальләштерү буенча конкрет киңәшләр бирелде. Мәнфәгатьләр конфликтына, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга һәм тыюларны, чикләүләрне үтәү буенча чаралар күрмәгән өчен җаваплылык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Мондый лекция уздыру коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә Министрлыкның системалы алымы булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International