Казан ипподромының ат спорты манежында Республика балалар ат спорты мәктәбенең 25 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Күрсәтмә чыгышлар, спорт номерлары һәм атлар белән тамашалар барышында спортчылар мәктәптә алган күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм белемнәре һәм сабырлыклары белән спортчыларны пьедесталларга илтә торган тренерлар, атларны кайгыртып, армый-талмый эшләүче канюшна хезмәткәрләре һәм кыю, тырыш спортчылар хөрмәтенә үткәрелде.
"Шушы еллар эчендә мәктәп республикабызда ат спортын үстерүнең чын үзәгенә әверелде. Биредә Татарстанны данлаган талантлы спортчыларның инде берничә буыны үсеп чыкты. Сезнең казанышлар – тренерлар составының фидакарь хезмәте, үз эшегезгә тугрылык, атларны ярату һәм һәрвакыт җиңүгә омтылу нәтиҗәсе ул", - диде Рөстәм Гайнуллов.
Министр урынбасары Республика ат спорты мәктәбенең алга таба да уңышлы үсүенә, яңа чемпионнар тәрбияләвенә һәм Татарстанның ат спорты данын арттыруына ышаныч белдерде.