Авыл хуҗалыгы ярминкәләре популярлыгын югалтмый

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда татарстанлылар Казанда, Чаллыда, Зеленодольскида, Түбән Камада һәм Кама Аланында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында булдылар. Аларда республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар алып килгән сыйфатлы һәм яңа әзерләнгән, җитештерелгән продукция сатып алырга мөмкин иде.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов йөреп чыктылар. Алар Тинчурин урамындагы ярминкә мәйданчыгының сәүдә рәтләре товарлары белән таныштылар, продукциянең төрлелеген бәяләделәр, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар.

Ярминкәдә кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә,үлчәүле сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре сатылды.

Унөч ярминкә атнасы йомгаклары буенча 1 242,6 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән; шулардан 6 692,5 тонна яшелчә: шул исәптән 4 050,6 тонна бәрәңге; 257,0 тонна үлчәүле сөт; 746,2 тонна шикәр; 1 750,0 мең данә тавык йомыркасы; 940,3 тонна ит ( шул исәптән 538,8 т сыер ите).

Ярминкәләр үткәрү өчен 13 355 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтәне тәэмин итеп, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итеп, республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International