Рөстәм Гайнуллов: Татарстан Республикасы «Хәләл» индустриясен үстерү буенча Россиядә лидер булып тора

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәткәрләрне тукландыруны оештыруда «Хәләл» стандартын кертүнең төп аспектлары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасында «Хәләл» индустриясенең актуаль мәсьәләләре, «Хәләл» азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү буенча предприятиеләр өчен чишелешләр каралды, шулай ук Татарстан предприятиеләрендә якын киләчәктә «Хәләл» туклану пунктларын үстерү буенча тәкъдимнәр эшләнде.

Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы «Хәләл» индустриясен үстерү буенча Россиядә лидер булып тора, дип билгеләп үтте. Хәзерге вакытта төбәктә “Хәләл” стандартлары буенча продукция җитештерүче 300дән артык предприятие эшли, шул исәптән ит эшкәртү комбинатлары, сөт җитештерү оешмалары, кондитер фабрикалары һәм косметика линияләре бар.

Аның сүзләренә караганда, узган ел Татарстан Республикасыннан «Хәләл» стандартлары буенча агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 14 млн доллар булган, ә бүгенге көндә 38,2 млн долларга җиткән. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов билгеләп үткәнчә, Татарстанда “Хәләл” индустрия үсеше шул дәрәҗәгә җитте, хәтта бүген предприятиеләрдә эшләүчеләр өчен хәләл туклану стандартларын кертү мәсьәләсе карала. “Бу - ислам кануннарын үтәү темасының акрынлап гаилә традицияләре кысаларыннан чыгып, тулы бер җитештерү коллективлары масштабларына кадәр киңәя башлавын аңлата”, - дип ассызыклады ул.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Әббәс Шляпошников Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләрендә хәләл туклануны оештыруның стратегик әһәмиятен ассызыклады. Аның әйтүенчә, кайбер күпмилләтле хезмәт коллективларында мөселманнар өлеше 54%ка кадәр җитүен исәпкә алып, аларны үзләре теләгәнчә тиешле хәләл ризык белән тукландыруны тәэмин итү социаль иминлекне булдыруда һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә төп факторга әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International