Дәүләт Кремль Сараенда «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут төп дүрт: «Агроном», «Яшелчәче», «Зоотехник» һәм «Механизатор» авыл хуҗалыгы номинацияләрендә уңышка ирешкән 12 белгечне бүләкләде.
РФ Хезмәт министрлыгы оештырган масштаблы һөнәри осталык конкурсы илнең 79 төбәгеннән меңнән артык предприятиедән катнашучыларны җәлеп итте. Федераль этапларда җиңүчеләр шактый финанс ярдәме алдылар: беренче урын өчен - 1 миллион сум, икенче урын өчен - 500 мең сум, өченче урын өчен - 300 мең сум.
«Без быелгы конкурска беренче мәртәбә берьюлы дүрт авыл хуҗалыгы номинациясен керттек. Бу АПКның һөнәри спектрының бер өлеше генә, әмма бүгенге лауреатлар гаҗәеп осталык күрсәттеләр. Аларның күбесенең гаилә традицияләрен дәвам итүе аеруча кыйммәтле. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән бихисап өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәм һәм алга таба да һөнәри казанышлар телим», - дип ассызыклады Оксана Лут.
«Агроном» номинациясендә җиңүче булып Татарстаннан Рүзил Зәкиев танылды, ул алган премиясен үз фермер хуҗалыгына инвестицияләү турында уйлый.