Министрлыкта ведомство хезмәткәрләре балаларының рәсемнәре конкурсына йомгаклар ясалды

2025 елның 5 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында балаларның «Коррупциягә каршы бергә» темасына рәсем конкурсына йомгаклар ясалды. Иҗади бәйгедә Министрлык аппараты хезмәткәрләренең 7-16 яшьлек балалары катнашты.

Конкурсның төп максаты - яшь буында намуслылык, гаделлек һәм коррупциягә каршылык кыйммәтләрен булдыру, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен ачу.

Жюри эшләрне берничә критерий буенча бәяләде: игълан ителгән темага туры килү, иҗади якын килү, идеянең оригинальлеге, башкару сыйфаты һәм эш дәрәҗәсенең яшь рәссам яшенә туры килүе.

Конкурс йомгаклары буенча барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мондый чараларны уздыру коррупциягә каршы культураны ныгытуга булыша һәм хезмәткәрләрнең гаиләләрен мөһим иҗтимагый миссияне гамәлгә ашыруда катнашуга җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International