Тукай районында генетика һәм үсемлекләр селекциясе буенча яңа агротехнология классы ачылды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Иске Абдул урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында махсуслаштырылган агротехнология классын ачу тантанасы булды.

“Без уку кабинеты гына түгел, ә чын фәнни-технологик лаборатория ачабыз, ул республикабызның агросәнәгать комплексының булачак белгечләре өчен старт мәйданчыгы булачак. Биредә укучылар үсемлекләрнең генетикасын һәм селекциясен - илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен аеруча мөһим булган юнәлешләрне өйрәнәчәкләр”, - дип билгеләп үтте классны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча җитәкчесе Альберт Борһанов

Яңа агротехнология классы автоматлаштырылган гидропон стеллажлар, цифрлы лаборатория, сенсор панель белән интерактив комплекс, биология һәм химия фәннәрен өйрәнү өчен махсуслаштырылган программа белән тәэмин ителгән. Укучыларны, Сарман аграр көллияте һәм Казан дәүләт аграр университеты укытучыларын җәлеп итеп, тирәнтен табигый-фәнни дисциплиналар программасы буенча укытачаклар.

Агротехнология классы 7-11 сыйныф укучылары өчен эшләячәк, бу республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен өзлексез белем бирү чылбыры булдырырга һәм квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

“Мин мондый инициативага бик шат. Авыл өчен кадрлар әзерләү мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш һәм бүген без аграр белем бирү өлкәсендә дәүләти-хосусый партнерлыкның яхшы үрнәген күрәбез”, - дип ассызыклады Альберт Борһанов.

Рәсми өлеш тәмамлангач, кунаклар өчен яңа белем бирү киңлеге буенча экскурсия үткәрелде, ә агрокласс укучылары үзләренең беренче фәнни проектларын күрсәттеләр.

Бүгенге көнгә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты ярдәмендә 15 агротехнология классы ачылды, тагын әле 5 класс ачу планлаштырыла, анда 550 бала перспектив юнәлешләр буенча (генетика һәм селекция, нәтиҗәле терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерия һәм чәчәкчелек буенча) белем алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International