Марат Җәббаров агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында уздырылган “Һөнәре буенча иң яхшы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Конкурс инде 13 мәртәбә оештырылды һәм үткәрелде, ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибә туплау, яшьләрне агросәнәгать комплексы оешмаларына эшкә җәлеп итүдә булышу максатларында уздырыла.

Марат Җаббаров, конкурста катнашу һәрчак кыен, әмма шул ук вакытта кызыклы да, чөнки бу һөнәри һәм шәхси үсеш өчен менә дигән мөмкинлек бит, дип ассызыклады. “Сез актив тормыш позициясен, үз-үзегезгә ышанычны, яхшырак булырга омтылуыгызны күрсәтәсез. Һәм бу сыйфатлар сезгә киләчәктә зур уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте ул.

«Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә I урынны Минзәлә РДВБ ДБдан Аделина Сәйдемова алды, II урында - «Татарстан» АХП ҖЧҖеннән Азат Зарипов, III урында - «Август-Лениногорск» ҖЧҖеннән Назар Ефаров.

«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә I урынны «Продовольственная программа» («Азык-төлек программасы») АПК» ҖЧҖеннән Рәмис Мусин алды, II урында - «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Фәннур Төхфәтуллин, III урыннда - «Красный Восток Агро» АҖеннән Полина Ходакова.

«Терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технолог» номинациясендә I урынны Балтач РДВБ ДБУдан Илдар Тимербаев алды, II урынны - «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Булат Гарәпшин, III урынны «Продовольственная программа» («Азык-төлек программасы») АПК» ҖЧҖеннән Валентин Захаров алды.

«Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор» номинациясендә I урынны Урал АХҖКыннан Гөлфия Шәфигуллина алды, II урында - Урал АХҖКыннан Рәиф Гарипов, III урынны «ТРУД» ҖЧҖеннән Антон Никитин алды.

«Азык-төлек җитештерү буенча иң яхшы технолог» номинациясендә I урынны «Камский» АПК ҖЧҖеннән Роман Лаптев алды, II урынны «Яратель» кошчылык фабрикасыннан Наталья Тараканова алды, III урынны «БКК» АҖеннән Айлита Вәлиуллина алды.

«Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә I урынны «Яңа тормыш» ҖЧҖеннән Илшат Ваһапов алды, II урында - «Татарстан» АХП ҖЧҖеннән Илназ Әхмәдиев, III урында - «Активист» АХҖКыннан Руслан Константинов.

«Иң яхшы механизатор» номинациясендә I урынны «Тимирязев ис.» ҖЧҖеннән Нурсил Сабиров алды, II урында - «Маркс» ҖЧҖеннән Әлмир Вәлирахманов, III урынны «Активист» АХҖКыннан Андрей Колесников алды.

«Иң яхшы агроном» номинациясендә I урынны «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖеннән Булат Сәләхов алды, II урында - «Татарстан» АХП ҖЧҖеннән Фирдүс Хәкимов, III урында - «Рассвет» АФ» АХҖКыннан Роман Павлов.

«Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә I урынны «Борнак» ҖЧҖеннән Искәндәр Фазлыев алды, II урында - «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Миләүшә Иванова, III урынны Мөхәммәтов КФХыннан Ләйсән Мөхәммәтова алды.

“Җәләлетдинов” ИПдан шәхси эшкуар Фаил Гаффаров «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә Гран-при иясе булды.

Агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләүдә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International