ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Инновацион технологияләр, югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм комплектлау әйберләре – боларның барысын да Казанда 6 июльдән 8 июльгә кадәр узачак «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрергә мөмкин була.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Берничә буын мелиораторларның хезмәте Татарстанның авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү өчен  нигез булып тора,  шуңа күрә бүгенге көндә тармакка ярдәм итү — республика һәм бөтен ил дәрәҗәсендә  булган өстенлекләрнең берсе ул. Бу хакта төбәктә мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Татарстан  Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сөйләде.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләр тагын ташламалы шартларда авыл җирендә йорт сатып ала йә төзи алалар. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанк авыл ипотекасы бирә. Ташламалы ипотека Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелгәннән соң яңадан торгызылды. Финанс чараларын хәзер хосусый торак төзелешенә яки шәһәр читендә җир кишәрлеге белән йорт сатып алырга тотарга мөмкин.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

1 июньдә Түбән Новгородта барлык индустрияләрне цифрлы трансформацияләү  мәсьәләләре буенча дәүләт һәм бизнесның глобаль диалогы һәм кооперациясе өчен Россиядә беренче  конференция – ЦИПР 2022 старт алды.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Назаров белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елга азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеге буенча  конкурс-кабул итү башланды. Бу  чара  кысаларында бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Әтнә районында Ленин исемендәге п/з АХҖК МТПда,  “Таң” АХҖК МТПда,  Ф. Галиев ис. АХҖК МТПда һәм  “Шахтер” ҖЧҖ МТПда  булды.

Предприятие Чистай һәм Нурлат балалар йортларына сөт ризыклары тапшырды.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта республика  Хөкүмәте Йортында узган язгы  кыр эшләренә багышланган  брифингта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә «Россия тәмнәре» фестивален оештыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков һәм «Хәләл» продукция экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.


27
май, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән аларның территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International