Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җир сөрү буенча Россия ачык чемпионатының рәсми символын – сабан тапшырдылар. Чемпионат символын Татарстан Республикасы Президентына «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшырды.
Тапшыру «Алтын көз - 2022» агросәнәгать күргәзмәсендә узды.
Исегезгә төшерәбез, сабанчыларның 10 нчы юбилей Россия чемпионаты 2023 елда Татарстанда узачак.
Татарстан 2016 елдан башлап бөтенроссия сабанчылар чемпионатларында катнаша. 2022 елда 12 - 14 августта Ленинград өлкәсендә узган ярышлар йомгаклары буенча иң яхшылар унлыгына 7 нче урынны алган Татарстан вәкиле Ирек Галиев керде.