«Алтын көз - 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан стенды белән Михаил Мишустин танышты

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз -2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисенә республика агросәнәгать комплексының төп икътисадый күрсәткечләре турында җиткерде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов республикада урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләрен билгеләп  үтте. Татарстанда 5 млн тонналап ашлык, 1,65 млн тонна шикәр чөгендере, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 260 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

Татарстан Президенты,   чәчү һәм урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыгуга ташламалы кредит лимитларын оператив рәвештә арттыру ярдәм  итте, дип  ассызыклады.

Россия Хөкүмәте Рәисе ашламалар өлешендә ярдәм итү чараларының тармак үсешендә ничек чагылышы турында кызыксынды. Россия Ашламалар җитештерүчеләр ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре ил төбәкләренең бу мөмкинлектән актив файдалануларын билгеләп үттеләр.

 Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, ә Мишустин төбәкләрнең бу  юнәлештә яхшы  эшләүләрен  билгеләп  үтте.

Искәртеп узабыз, бүген федераль ярдәм чаралары терлекчелек тармагы үсешенә дә этәргеч бирә. Субсидияләр исәбенә хуҗалыклар саны артты, агымдагы елда 16 мең баш мөгезле эре терлек өчен 14 терлекчелек объекты төзелгән. Агымдагы ел ахырына кадәр тагын 6 ферма ачылачак.

“Безнең фермерлар бу ярдәм чараларыннан актив файдаланалар, нәтиҗәдә – безнең республикада савым буенча ил күләмендә  иң югары күрсәткеч - 2 млн тоннага якын”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International