Игътибар: автоматлаштыру программасы буенча уку сроклары күчерелә

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итүнең комплекслы программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Программада квалификация күтәрү курсы,   хуҗалыкны аның автоматлаштыру дәрәҗәсен билгеләү өчен анализлау, аннары автоматлаштыру системаларын комплекслы гамәлгә кертү  һәм консалтинг ярдәме күздә тотыла.

Бу  елның октябрендә яңа уку агымы башланырга тиеш иде. Әмма шул чорга планлаштырылган урып-җыю эшләренә  бәйле рәвештә, курсны дистанцион форматта һәм тыңлаучылар өчен уңайлырак вакытта уздырырга тәкъдим ителде.

 Ноябрьдә «АПКда цифрлы трансформация» темасына квалификация күтәрү курсы буенча 2 уку агымы көтелә:

* 1 - 10 ноябрьдә

* 16 - 24 ноябрьдә

Курс бу юлы катнаш уку форматында  узачак. Курста  катнашучылар   беренче көнне IT-паркта башлангыч лекцияләрдә булачаклар,   алга таба барлык дәресләр  дистанцион узачак.

Яңа уку шартлары турында белешегез  һәм https://edu.agropoliya.ru/ сылтамасы  буенча язылыгыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International