24 нче «Алтын көз - 2022» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Россия төбәкләренең аграр экспорты» панель дискуссиясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Сергей Левин, төбәкләрнең хакимият һәм бизнес органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Сергей Левин билгеләп үткәнчә, 2022 елда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау тотрыклы рәвештә үсә. 25 сентябрьгә булган белешмәләр буенча ул якынча 16%ка арткан. Май тармагы продуктларын экспортлау – 29%ка, бөртеклеләр – 6%ка, балык һәм диңгез продуктлары – 11%ка, ит һәм сөт продукциясе – 20%ка, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 7%ка арткан.
Аның сүзләренә караганда, аграр экспорт потенциалын киңәйтү өчен контрольдә торучы үзебезнең продукция өчен базарлар ачу дәвам итә. Чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә Авыл хуҗалыгы министрлыгының чит илләрдәге вәкилләре ярдәм итә. Хәзерге вакытта дөньяның 40 илендә 41 авыл хуҗалыгы атташе билгеләнгән.
Агымдагы елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агроэкспорт» федераль үзәге линиясе буенча эшлекле чаралар һәм бизнес-миссияләр географиясе киңәйтелде. Катарга, Әрмәнстанга, Төркиягә, Малайзиягә һәм Вьетнамга эшлекле миссияләр оештырылды.
Бүгенге бәяләрдә алдынгы дэкспорт динамикасын 54 субъект күрсәтә. Моннан тыш, төбәкләр яңа юнәлешләрне актив үстерәләр. 2022 елда бер меңнән артык яңа «продукт – ил» төбәк парлары барлыкка килде. Төп үсеш май тармагы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате буенча күзәтелә.
Марат Җәббаров республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү күләмнәрен арттыру максатларында 50 млрд. сум күләмендә 30га якын инвестиция проекты гамәлгә ашырылуы, шуларның 13е экспортка юнәлдерелгән булуы турында сөйләде һәм аның суммасы 16,0 млрд сумнан артып китә, дип билгеләп үтте. Шулай ук ул мондый предприятиеләргә бирелә торган төбәк ярдәм чаралары турында әйтеп узды.