18 марттан Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр шәһәрнең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә уза.
Продукцияне республиканың 32 муниципаль районыннан, агрохолдинг предприятиеләреннән, кече хуҗалыклардан китерәләр.
Сатып алучылар өчен продукция киң ассортиментта тәкъдим ителә: бәрәңге, суган, кишер, шикәр, ашлык, сөт, ит, казылык эшләнмәләре, сырлар һәм башка күп төрле продукция.
2 ярминкә нәтиҗәләре буенча 128,9 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шуларның 343,9 тоннасы яшелчә, шул исәптән 183,2 тонна бәрәңге, 34,6 тонна үлчәүле сөт, 120 тонна ит, шул исәптән 91,8 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыру өчен 32 муниципаль районнан 1658 бер. транспорт җәлеп ителгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен 2023 елның апреленә кадәр уздыру планлаштырылган.