«РИВЦ» АҖ Җирне дистанцион зондлаштыруның «Цифрлы космос» төбәк проектлары конкурсында катнашты

2023 елның 31 марты, җомга

23 мартта Мәскәүдә «Цифрлы космос» программасы өчен төбәк проектларын сайлап алу узды. Чараны «Роскосмос» дәүләт корпорациясе  оештырды. 


Бөтен илдән 16 команда Россия төбәкләрен социаль-икътисадый үстерү мәнфәгатьләрендә Җирне дистанцион зондлаштыру  фотосурәтләрен практикада куллану буенча үз эшләрен тәкъдим итте.


«РИВЦ» АҖ «Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы кырларын мониторинглау системасы» проекты белән чыкты. Комплекс кырларны һәм авыл хуҗалыгы культураларының торышын оператив мониторинглауны башкара.

 
Конкурста катнашкан өчен компаниягә «Роскосмос» дәүләт корпорациясе дипломы тапшырылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International