Россия Федерациясендә язгы чәчү миллион гектар чамасы мәйданда башкарылган

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышында язгы кыр эшләренең барышы, шулай ук мелиоратив комплексны үстерү һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аны авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.


Бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.  


Хәзерге вакытта язгы кыр эшләре 33 субъектта башланган. Уҗымнар 8,4 млн гектар мәйданда тукландырылган. Көньяк һәм Төньяк Кавказдан тыш, бу эшкә Үзәк федераль округы, Идел буе федераль округы һәм Төньяк-Көнбатыш субъектлары керешә башлаган.


 Язгы чәчү якынча бер миллион гектар мәйданда башкарылган, темплар узган елгыдан ике тапкыр диярлек югарырак. Көньяк төбәкләр һәм Төньяк Кавказ актив эш алып алып баралар, Россиянең үзәк өлеше  аграрийлары да  кырларга чыга башладылар, якын арада аларга Идел буе кушылачак.  


Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, чәчүне төгәл  срокта  һәм өзеклексез үткәрү гомуми өстенлекле бурыч булып тора. Шуңа күрә төбәкләрдә аграрийларның ресурслары җитәрлек булуын контрольдә тотарга һәм урынннарда  барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә кирәк. Киңәшмә кысаларында субъектлардагы агымдагы хәл турында Краснодар крае, Самара, Оренбург һәм Херсон өлкәләре, Донецк Халык Республикасы вәкилләре мәгълүмат бирделәр. 


«Җир» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Министр билгеләп үткәнчә, мелиорация проектларын сайлап алу кагыйдәләренә һәм тәртибенә үзгәрешләр әзерләнгән, аларда субсидияләрне бүлгәндә коррекцияләүче коэффициентлар күздә тотыла. Субъектлар дәгъва кыла  торган  акчаларның күләме узган  чордагы эш сыйфатына бәйле булачак. Үзгәрешләр агымдагы елда ук үз көченә керәчәк, алар 2024 елга сайлап алу үткәргәндә кулланылачак. Шуңа бәйле рәвештә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы төбәкләрне акчалар  җиткерү эшен тизләтергә һәм аларны 1 июльгә кадәр кимендә 50% үзләштерүне тәэмин итәргә өндәде.  
  
  
  
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International