Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә атчылыкны үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә атчылык тармагында агросәнәгать комплексы белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча укыту программасы эшли башлады. Очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Очрашуда шулай ук ат спорты буенча республика спорт мәктәбе директоры Айгөл Насыйбуллина, компетенция үзәге җитәкчесе Диләрә Шувалова һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда атчылык юнәлеше буенча фермер хуҗалыклары булдыруга, әлеге тармакта дәүләт ярдәме күрсәтүгә һәм Татарстан Республикасында спорт атчылыгын үстерүгә  бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
 “Татарстан Республикасында атлар  үрчетү һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.
2023 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында барлык категория хуҗалыклардагы атларның гомуми саны 30,5 мең баш исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 9,4 мең баш, крестьян (фермер) хуҗалыкларында - 9,1 мең баш һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 13,1 баш ат.
2023 елның 1 мартына иң күп атлар Саба, Балтач, Буа һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында тупланган.
2019 елның 6 февралендә саклана торган селекция казанышларының дәүләт реестрында татар токымлы атларга патент теркәлгән иде.  
Бүгенге көндә татар токымлы атларның гомуми саны 963 баш  исәпләнә. Шулардан 486 башы - бияләр. Мондый атларның  иң күбе  Лениногорск, Әлки һәм Теләче муниципаль районнарында исәпләнә. Әлеге токымлы  атларны үрчетү максатында,  1 баш шундый бия тотуга 20 мең сум акча   һәм татар токымлы атларны сатып алуга чыгымнар  өлешен каплауга (60%) акчалар  бирелә.  
 “Бүген безнең алда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасында атлар санын 50 мең башка кадәр арттыру турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән һәм татар халкының милли традицияләрен үстерү кысаларында үтәлергә тиешле җитди бурычлар тора», – дип өстәде Ленар Гарипов. 
Диләрә Шувалова үз докладында ат үрчетүчеләргә  федераль һәм төбәк ярдәм чаралары турында сөйләде. Татарстан Республикасында атчылыкны алга таба үстерү өчен «2030 елга кадәр Татарстан Республикасында атчылыкны һәм ат спортын үстерү» дигән озак сроклы максатчан программа проекты эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International