Татарстанда түләүсез юридик ярдәм алуның яңа ысулы эшли башлады

2023 елның 8 сентябре, җомга

Республика халкы хәзер Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга  мөмкин.  Биредә «Вправе.рф» https://вправе.рф/   хокукый ярдәм порталы эшли башлады. 


Портал ярдәмендә сез түбәндәгеләрне эшли  аласыз:
- телефон аша юрист консультациясен алырга;
- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрергә;
- Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына көндезге кабул итүгә язылырга;
- әһәмиятле тормыш хәлләре  буенча актуаль хокукый мәгълүмат алырга.


Порталдан теләсә кайсы граждан файдалана ала. Моның өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре (Госуслуги (gosuslugi.ru) аша порталның шәхси кабинетында авторизацияләнергә; 
«Обращение за юридической помощью» бүлеген сайларга  һәм «Подать обращение» төймәсенә басарга;
Үзегезнең хәлне аңлатып,   шәхси мәгълүмат  бирергә;
Ташламалы түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия категорияне сайларга, әгәр ул булса;


Мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәм төрен, үзегез өчен уңайлы аралашу  форматын күрсәтергә һәм кабул итүгә язылырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International