Бүген Министрлыкта Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мәрдән Мукийит белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Башта кунакларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы тарихы музеен күрсәттеләр, аннары Игенчеләр сарае буйлап экскурсия үткәрделәр.
“Без сезне Министрлыкта күрүебезгә шатбыз. Кытай Халык Республикасы партнерлары белән ике яклы хезмәттәшлек форматы актив рәвештә үсә. Без сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү, уртак күргәзмәләрдә һәм чараларда катнашу мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм көчәйтергә әзер”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Ул Татарстанның агросәнәгать комплексы турында сөйләде һәм Идел буе федераль округында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе буенча Татарстан Республикасының беренче урында торуын әйтеп узды. Узган ел барлык категория хуҗалыклардан тулаем продукция күләме 333 млрд сумнан артык булды, үсеш индексы - 25,6%.
2022 елда Татарстан Республикасыннан Кытай Халык Республикасына 18,3 млн долларлык продукция экспортланган, шулардан: ит продукциясе - 2 млн. доллар, май тармагы продукциясе - 15,2 млн.доллар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе - 643 мең доллар, АПКның башка продукциясе - 313,3 мең доллар. Бу елның август ахырына 22,8 млн долларлык продукция экспортланган.
Кытай Халык Республикасыннан Татарстан Республикасына узган ел 4,1 млн долларлык продукция кайтарылган. Бу - терлек һәм үсемлек майлары, аларның фракцияләре, лактоза һәм лактоза сиробы, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чикләвекләр.
Марат Җәббаров, Татарстан уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеккә әзер, дип билгеләп үтте.