«Фермер мәктәбе» проектында катнашуга гаризалар алу тәмамланып килә

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу дәвам итә. 
Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнүне   планлаштыручы физик затлар да, шулай  ук яңа гына эш башлаган йә инде эшләп торучы фермерлар да катнаша ала.
"Фермер мәктәбе"ндә катнашу өчен 9 сентябрьгә кадәр   Свое Фермерство аша гариза җибәрергә, ә кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яисә видеороликны электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән тулырак Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  сайтында танышырга мөмкин.
 Һәр катнашучы  бары тик бер проект кына тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт жюриы утырышларында каралачак. Җиңүчеләр “Фермер хуҗалыгы агробизнесы” («Агробизнес фермерского хозяйства»)  дигән яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча 252 сәгатьлек бушлай укуга сертификатлар алачак, соңыннан грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.
Быел 40 кешене түбәндәге яңа юнәлешләр буенча укыту планлаштырыла: «Авыл агротуризмы» һәм «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе».
Узган өч агымда 104 фермер теоретик әзерлек узды,  алар  фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс-бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә практика уздылар һәм «Кошчылык», «Сөт-ит терлекчелеге», «Терлекчелек», «Атчылык», “Үсемлекчелек”  белгечлекләре буенча үз бизнес-планнарын эшләделәр.  
Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында уза. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы һәм Россельхозбанк оештыра. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International