Бүген Kazan Ехрода Россия - Кытай беренче халыкара икътисадый форумы «РОСТКИ» ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Якын арада хәл ителергә тиешле мөһим бурыч – яңа шартларда җитештерү өлкәсенең тотрыклылыгын арттыру. Куелган максатларга ирешүдә Кытай ышанычлы партнер булып тора", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе, форумның эшлекле программасы 11 тематик юнәлеш буенча 40 сессияне үз эченә ала, дип билгеләп үтте. Алар ике яклы хезмәттәшлекнең иң актуаль һәм кискен мәсьәләләренә кагыла. Форумда катнашучылар өчен шулай ук «Russia China Expo» күргәзмәсе оештырылган, анда Россиянең һәм Кытайның эре инвестиция һәм инфраструктура проектлары, шулай ук машина төзелеше һәм металл эшкәртү комплексының берничә оешмасы тәкъдим ителә. Аерым мәйданчыкта Кытай автомобильләренең төрле модельләре күрсәтелгән.
Форум кысаларында мәдәни-спорт программасы мөһим урын алып тора. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казанда РФ һәм КХРның тугандаш шәһәрләре командалары арасында дусларча шахмат турниры, «Ак Барс» һәм «Куньлунь Ред Стар» командалары арасында хоккей матчы, Россия-Кытай дуслыгы яшьләр фестивале, Кытай киносы фестивале һәм башка күп нәрсәләр узачак.
"Без форум кысаларында Россия һәм Кытай компанияләре арасында конкрет килешүләр һәм үзара файдалы шартнамәләр имзалануын көтәбез", - дип белдерде республика Рәисе.
Киләсе елда форумны Казанда 14-15 ноябрьдә оештыру планлаштырыла, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мәрдән Мукийит Россия-Кытай хезмәттәшлеге потенциалын югары бәяләде. "Үзара файдалы һәм бер-беребезне тулыландыра торган хезмәттәшлек - безнең уртак максатыбыз. Ике якның тырышлыгы белән без эшлекле элемтәләрне үстерүнең яңа юлларын таба алуыбызга ышанабыз", - диде ул.
“Безнең илләрнең җитәкчеләре үзләренең дустанә мөнәсәбәтләре белән Россия һәм Кытай арасында озак вакытка хезмәттәшлек урнашсын өчен яхшы нигез салдылар. Моның өчен конкрет проектлар кирәк. Әлеге форумның форматы бу максатка ирешүгә ярдәм итәр дип уйлыйм”, - дип ассызыклады Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов.
"Бүген Кытай - безнең иң зур сәүдә партнерыбыз, урман сәнәгате өлкәсендә генә түгел, ә башка тармакларда да. Без элемтәләрне һәрьяклап үстерергә телибез. Әлеге форумны уздыру безнең элемтәләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышанам”, - дип ассызыклады Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба.
Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең сәүдә-икътисад мәсьәләләре буенча Киңәшчесе Юй Хунчи форумның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда Кытай товарлары әйләнеше артуын билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Аерым алганда, биредә Татарстанның эре нефть химиясе предприятиеләре стендлары куелган, станоклар төзү буенча Россия һәм Кытай вәкилләре, шулай ук фәнни-белем бирү учреждениеләре тәкъдим ителгән. Моннан тыш, республика Рәисе Кытай автомобильләренең 30дан артык моделен карады.