Министрлар Кабинетында урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында брифинг узды, анда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 


Үз нотыгындңа ул Татарстан аграрийларының уңышы турында  сөйләде,  ул  хәбәр иткәнчә,   гектардан уртача 25,8 центнер  уңыш алынган,  барысы 3 млн 662 мең тонна ашлык җыелган.   Узган ел гектардан 36,9 центнер  уңыш  алынган  булган. 


“Урып-җыю кампаниясе тәмамлануга таба  бара. Бүгенге көндә барлык  чәчү мәйданының 98%ы суктырылган, тагын 25 мең гектар җыеп аласы калды”, - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.


 "Урып-җыю кампаниясе тәмамлануга якынлаша. Бүгенге көндә мәйданнарның 98% ы суктырылган. 25 мең гектарны җыеп аласы калды», - дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.


Аның сүзләренә караганда, Тәтеш, Буа һәм Арча районнары 150 мең тоннадан артык ашлык җыйган. Бөртекле культураларның  уңдырышлылыгы    буенча Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары лидерлар рәтендә. 


Иң түбән уртача уңыш республиканың көнчыгыш өлешендә теркәлгән. Бу язгы салкыннар, шулай ук җәйге эсселек һәм корылык белән бәйле, дип билгеләп үтте министр.
“Республиканың көнчыгыш өлешендә 30 мең гектарга якын чәчүлек шулардан зыян күргән”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.


Аннары Марат Җәббаров ашлык  сатып алу бәяләре турында сөйләде. Узган елгы ашлык запасының күп булуы сәбәпле   бөртекле  культураларга  сатып алу бәяләре төште. Татарстанда узган ел уңышының 600 мең тоннасы саклана әле. “Быел иген базарында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен төп проблема - 2022 елда  җыелган рекордлы уңыш  нәтиҗәсендә барлыкка килгән күчеш запасларының  күп булуы”, - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.


29 августка булган белешмәләрдән күренгәнчә, бер  тонна  өченче класс  бодайга  уртача сатып алу бәясе   - 10 мең сум, бу 2022 елның шул ук чорыннан 3 процентка түбәнрәк, дүртенче класс  бодайга - 9 мең сум (9 процентка түбәнрәк), бишенче класс  бодайга - 8,4 мең сум (3 процентка түбәнрәк), арышка - 6 мең сум (22 процентка түбәнрәк), азык арпасына бәя - 7 мең сум (17% ка түбәнрәк). 


 “Урып-җыю чорында бәяләр ел саен төшә. Россиянең көньяк төбәкләрендә игеннәрне җыю әле дәвам итә”, - диде Марат Җәббаров.


Бөртекле культураларга бәяләр октябрь-ноябрь айларында күтәрелер дип көтелә, дип өстәде ул. Шуңа күрә ул хуҗалыкларга җыелган ашлыкны сортларга аерырга, чистартырга һәм саклауга куярга киңәш итә. “Кемнең финанс көче, мөмкинлеге бар, әлегә ашлыкны тотарга киңәш итәбез”, - дип ассызыклады министр.


Ашлык җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен Россия Хөкүмәте аны сату чыгымнарын каплауга субсидия  бирә. Мәсәлән, узган ел сатылган 990 мең тонна ашлык өчен  федераль бюджеттан 1,3 млрд сум  субсидия бирелгән. 


 Моннан тыш, интервенция фондына ашлык сатып алып та авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә ярдәм күрсәтелде.  2022 елда бу  фондка уртача булганнан югарырак  бәядән 226 мең тонна ашлык сатып алынган.
Быел җитештерүчеләр 718 млн сум  дәүләт ярдәме алган, сатылган ашлык өчен 446 мең тонна субсидия бирелгән.  


Марат Җәббаров шулай ук үз игътибарын авыл хуҗалыгы техникасы   импортын алыштыруга  юнәлтте. Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә карамастан, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре импорт техникасыннан файдаланунеы дәвам итә. Дилерлар тарафыннан параллель импорт механизмнары эшләнгән. 


“Республиканың агросәнәгать комплексында тракторларның 10%тан артыгы, авыл хуҗалыгы машиналарының 30%ы һәм саву җайланмаларының 100%ы  диярлек чит илнеке. Хәзерге вакытта барлык чит ил техникасы вакытында ремонтлана һәм алга  таба нәтиҗәле кулланыла”, - дип сөйләде Марат Җәббаров. 


 Шул ук вакытта, аның әйтүенчә,  Татарстанда “импортны алмаштыру курсы дәвам итә”. Аерым алганда, машина төзелеше предприятиеләре импорт техникасына 2 мең төрдән артык деталь җитештерергә  һәм төзекләндерергә өйрәнгәннәр. Детальләргә бәяләр оригиналга караганда уртача ике тапкыр түбәнрәк.


 Республика территориясендә техника җитештерү буенча берничә предприятие урнашкан. “Алар безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең җитештерелә торган сегментларга ихтыяҗын канәгатьләндерәләр  һәм авыл хезмәтчәннәрен запас частьләр белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә алалар”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.


Ул шулай ук, базарда бушаган урыннарны  дустанә илләрдән, мәсәлән, Кытай һәм Ираннан техника җитештерүчеләр тулыландыра, дип билгеләп  үтте.
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International