Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

2023 елның 8 сентябре, җомга

Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкының, бигрәк тә өлкән буын кешеләренең,   ихтыяҗы  зур һәм алар зур социаль әһәмияткә ия.
Ярминкәләрдә ит, казылык продукциясен, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллының һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм 14 муниципаль районда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International