«Ростки: Россия - Кытай» форумы кысаларында үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча түгәрәк өстәлләр узды

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген KazanExpo халыкара күргәзмә  үзәгендә  “Ростки: Россия - Кытай” бизнес-форумы эшли башлады. Форум кысаларында үсемлекчелек буенча түгәрәк өстәл узды, анда тармакның әһәмияте, Кытайның сәүдә ихтыяҗлары һәм Россия төбәкләренең мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 
Түгәрәк өстәл модераторы булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин чыгыш ясады. Анда шулай Shandong Paini Chemical Co.,LTD. генераль директоры Инь Цзиньци, Henan Shanshuling Cultural Tourism Development Company директоры Ян Чанцин катнаштылар.
Кытай азык-төлек импортының төп товар төркемнәре -  ит продуктларыннан тыш, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, бөртеклеләр, хайваннар өчен азыклар. Моннан тыш, Кытай - соя, мамык, пальма мае һәм шикәр буенча  дөньяда иң зур импортер. 
“Татарстан, Россиянең 2,0% чәчүлек җирен биләп,  илнең авыл хуҗалыгы продукциясенең 4%ын  диярлек җитештерә. Җитештерү күләмнәре буенча без Идел буе федераль округында беренче һәм илнең барлык төбәкләре арасында 5 нче урында торабыз. Республика буенча ел саен уртача 4 млн тоннадан артык ашлык, якынча 1,8 млн тонна шикәр чөгендере, якынча 1 млн бәрәңге һәм яшелчә, 500 мең тоннадан артык май орлыгы җитештерелә. Быел  язгы кырау-салкыннар, үсемлекләр  үсү чорындагы корылык аркасында күрсәткечләр бераз түбнрәк булды. Шуңа да карамастан, Татарстан төп үсемлекчелек продукциясе белән үз-үзен тәэмин итәчәк”, - диде Дмитрий Яшин. 
Көннең икенче яртысында терлекчелек буенча түгәрәк өстәл узды, анда «Терлекчелек - азык-төлек иминлегенең мөһим өлеше буларак» темасына фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл модераторы булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясады. 
Ул Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы турында  мәгълүмат  бирде, шулай  ук узган ел 18 мең баш савым сыеры  өчен  4 сөт комплексы файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте.   
"Быел сөт юнәлешендә комплекслар төзү дәвам итә, 2600 баш сыерга исәпләнгән 5 объект файдалануга тапшырылды инде. Шулай ук терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасы, терлекләр белән эш итү, тукландыру буенча әзер программачыл  чишелешләр   гамәлгә кертелә. Бүгенге көндә сыерларның 85 проценты терлекләр  белән эш итү буенча цифрлы программалар белән тәэмин ителгән", - дип билгеләп үтте Гелүс Баязитов. 
Россия - Кытай хезмәттәшлеген үстерүнең төп юнәлеше – ит һәм ит продуктлары җитештерү, Кытай кулланучыларының матди хәле яхшыру   һәм кулланучыларның күбрәк югары  туклыклы продуктларга  өстенлек бирүе фонында Кытайда аларга  иҗтыяҗ артканнан-арта бара.
Түгәрәк өстәлләр азагында Кытай делегациясе вәкилләре тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстаннан коллегаларын үзләренә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International