ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Идея» технопаркында ТР ИВФ директоры Айнур Айделдинов рәислегендә импортны алыштыру һәм агробиотехнологияләрдәге заманча трендлар темасына чираттагы проект сессиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты. Ул Татарстан Республикасында гамәли генетика ярдәмендә  сөт терлекчелеген үстерү проектын презентацияләде. 

«Бәхетле» компанияләр төркеме бизнес трансформациясе кысаларында фермер һәм эксклюзив импорт продукциясе юнәлешендә  махсуслашкан тәэмин итүчеләр санын арттырырга уйлый. Быел «Бәхетле»нең товар әйләнеше узган елның шул  чорына караганда 8%ка арткан, әлеге күрсәткечләр компанияләр төркеменең тәэмин итүчеләре белән очрашуда яңгырады. Шулай ук яңа стратегия буенча, «Бәхетле» үзе җитештерә торган товарларга, турыдан-туры кайтарыла  торган импорт товарларына, натураль  фермер продукциясенә һәм премиаль  брендлар белән коллаборациягә басым ясарга ниятли.


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

9 сентябрьдән республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  муниципаль районында  2шәр мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә уза.
 


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 ноябреннән 21 ноябренә кадәр  шәхси  ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан түбәндәгеләр өчен тотылган чыгымнар  өлешен  каплауга  субсидияләр алуга гаризалар  кабул  итә, субсидияләр болай карала: товар һәм нәселле  таналар  сатып  алуга - 60,0 мең сум һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар   сатып алуга  70,0 мең сум исәбеннән,  сөт юнәлешендә  мини-ферма төзүгә:  8 һәм аннан  күбрәк сыер өчен - 600 мең сум,   5  һәм аннан күбрәк  сыер өчен    300 мең сум исәбеннән.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе" АҖ базасында Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге әгъзаларының киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм республиканың нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
 

Бүген Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. 
 

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты "Россиянең ТОП-100  иң эре сөт эшкәртүчеләре" рейтингының беренче унлыгына керде. Рейтинг  Сөт базарын өйрәнү үзәге (Dairy Intelligence Agency, DIA) тарафыннан The DairyNews мәгълүмат агентлыгы белән берлектә әзерләнгән. 
 


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының  актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасарлары, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре   башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Авыл хуҗалыгын финанслауда төп банк – Россельхозбанк – ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийларына 16,9 млрд сум акча бирде. Шуларның 70%тан артыгын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ташламалы ставка буенча алдылар. 
 


30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елның III кварталында төбәкләр арасындагы динамик рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте, һәм Татарстан, 8 балл җыеп, кабат беренче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International