2011 нче елның 18 нче октябренә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда үткән тәүлектә 3073,2 тонна сөт җитештерелгән.
Уртача бер сыердан тәүлегенә 12,5 кг сөт савылган. Әлки районында савым бер сыерга 16,2 кг, Актанышта – 15,5, Сабада – 15,2 кг. тәшкил итә.
Гомуми савым күләме буенча Әлки районы беренче урында. Биредә 187,4 тн сөт җитештерелгән. Арчада әлеге күрсәткеч - 143,2 тн, Кукмарада - 126,3 тн.
Шундый ук шартларда эшләгән Бөгелмә, Менделеевск, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш районнарында, киресенчә, түбән күрсәткечләр күзәтелә.