Тиздән авыл хуҗалыгы сәнәгате күргәзмәсе узачак

2011 елның 21 октябре, җомга

2011 нче елның 26–28 октябрендә Казанда XV Халыкара «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер. Поволжья» күргәзмәсе узачак. Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан Ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге һәм ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе оештыра.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 26 октябрьдә узачак. Шул ук көнне җир реформасы мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция дә оештырыла.

27 октябрь көнне исә түгәрәк өстәл үтәчәк. Катнашучылар биредә фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылган сорауларга тукталыр дип көтелә.

Әлеге чара кысаларында ярминкәләр дә узачак. Биредә Идел буе округында урнашкан фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыкларының продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук күргәзмә барышында семинар-очрашулар һәм химия компанияләре продукциясен тәкъдим итү дә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International