Җыеп алган байлыкны саклау проблемасы республика авыл хуҗалыгы өчен яңалык түгел инде ул. Аяныч хәлләр ел саен диярлек кабатланып тора. Саклау өчен тиешле шартлар булмау сәбәпле, хуҗалыкларга ел саен йөзләрчә миллион сумлык зыян салынуы да һәркемгә мәгълүм. Бу хәлдән чыгу юлларын гына таба алганыбыз юк. Гәрчә, республика хуҗалыкларында заманча элеваторлар һәм яшелчә, җиләк-җимеш саклау өчен махсус корылмалар төземичә, әлеге проблемаларны хәл итеп булмаячагы көн кебек ачык.
Соңгы елларда инвесторлар уңышны ел дәвамында югалтуларсыз саклауга игътибарны арттыра. Аларның һәркайсында диярлек өр-яңадан заманча элеваторлар төзелә, булганнары яңартыла. Кырларда комбайннар гөрелтесе тынып калса да, элеваторларда эш ел дәвамында тукталмый. Ашлыкны бит анда кертеп бушату белән генә эш тәмамланмый, киресенчә, башлана гына. Дымлылыгына, сыйфатына карап, һәркайсын әллә ничә кабат “иләктән иләмәсәң”, кайчагында югары сыйфатлысы да яраксызга чыгарга мөмкин. Бигрәк тә чәчүлек орлыклар үзләренә зур игътибар сорый.
Дөрес, ашлыкны элеваторларда саклау күпмедер күләмдә өстәмә чыгымнар да таләп итә. Бигрәк тә чәчүлек орлыклар белән сак эш итү сорала. Башкача булганда югары уңышка ирешү мөмкин түгел, диләр “Буа элеваторы” хезмәткәрләре.