20-22 октябрьдә «Ак Барс» сараенда милли «Көрәш» буенча XVI республика ярышлары булачак. Чара ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырыла. Уеннар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган.
Бәйгегә агросәнәгать өлкәсенә караган районнар, холдинг компанияләре, акционер җәмгыятьләре, оешмаларның җыелма командалары кертелә.
Турнир 7 үлчәү категориясе буенча узачак: 60, 65, 70, 90, 100, 130 кг һәм 130 кг. югары. Уеннарда 19 яше тулганнар катнаша ала.
Көрәшчеләр олимпия системасы буенча бәяләнәчәк – бер җиңелүдән соң төшеп калу белән. Шәхси урыннар квалификация очколары саны буенча, ә команданыкы катнашучыларның ирешкән нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк.
21 октябрьдә ярышның тантаналы ачылышы булачак. Шул ук көнне башлангыч ярышлар да узачак. Финал һәм ярымфинал очрашулары 22 октябрьдә үтәчәк.