2011 нче елның 20 нче октябренә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 1822,3 мең гектар мәйданда җир эшкәртелгән. Әлеге сан фаразланганның 92 процентын тәшкил итә. Шулай ук 256,6 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү алып барыла.
Хәзерге көндә көзге кыр эшләре Әтнә, Балтач, Актаныш районнарында тулысынча башкарылган. Саба , Кукмара, Сарман, Баулы, Яшел Үзән, Буа районарында исә эшләр төгәлләнү алдында тора.
Республикада барлыгы 2 млн. гектрада җир эшкәртү каралган. Иң зур мәйданнар Чистай, Азнакай, Сарман, Арча һәм Буа районы хуҗалыкларына туры килә. Биредә эшкәртелә торган мәйдан 76,2 - 63,1 мең гектарны тәшкил итә.