Иртәгә «АШАН» гипермаркетында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак

2011 елның 26 октябре, чәршәмбе

2011 нче елның 27 октябрендә «Ашан» гипермаркетында республика товар җитештерүчеләренең продукциясен тәкъдим иткән күргәзмә булачак. Бирегә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәгә сөт продуктлары, кош, бозау, дуңгыз ите, яшелчә, шулай ук шикәр комы алып киләчәк.

Хәзерге көндә Татарстанның беничә авыл хуҗалыгы оешмасы “Ашан” сәүдә челтәре белән хезмәттәшлек итә. Шулардан ОАО «Ак Барс Холдинг», ОАО «ВАМИН – Татарстан»ны атарга була.

Искәрмә, «АШАН» гипермаркеты Казанда быелның 6 нчы октябрендә ачылды. Файдалану өчен мәйдан 9,3 мең кв метрны тәшкил итә. Гипермаркет үзе «Южный» сәүдә үзәгендә, Җиңү Проспекты , 91 адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International