Көзге ярминкәләр дәвам итә

2011 елның 22 октябре, шимбә

Бүген Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Бирегә килүчеләргә арзан бәядән киң ассортиментта сыйфатлы авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Мәсәлән, бозау итен килограмы 200-210 сумнан, сарык итен – 200 сумнан, бәрәңге – 6-8 сумнан, кәбестә, суган – 4-10 сумнан, сөтне литры 18 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук шәһәр халкына башка төрле сөт продуктлары, ярма, шикәр комы, он һ.б. авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде.

Ярминкәләрдә 800 тонна бәрәңге, 400 тонна яшелчә, 73 тонна ит ризыклары, 650 мең данә йомырка, 80 тонна ярма сатуга чыгарылды.

Гомумән алганда, Казан базарларына барлыгы, 659 машинага төяп, 53 миллион сумлык продукция китерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International