Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында яшь галимнәр мәктәбе ачылды

2011 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында «Культуралы үсемлекләрнең эклогик генетикасы» дип аталган яшь галимнәр мәктәбе ачылды. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары М.Нуртдинов, институт директоры М.Таһиров һ.б. катнашты.

Мәктәпне академик, Россия фәннәр академиясе вице-президенты Александр Жученко җитәкли.

Чараның ачылышында катнашучыларны М.Нуртдинов сәламләде. Ул үз чыгышында мәктәпне оештырган галимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Әлеге эшчәнлек төре яшь белгечләргә яңа мөмкинлекләр ача”, - дип белдерде министр урынбасары.

Катнашучылар алдында институт директоры М.Таһиров та чыгыш ясады. Ул уку йортында алып барылган селекция тикшерүенең үсеш тарихы белән таныштырды. “Институт оешканнан башлап бу юнәлештә актив эш алып барыла. Хәзерге көндә галимнәр төрле сортлар барлыкка китерүдә яңа технологияләр куллана”, - диде М.Таһиров.

Шулай ук ачылыш барышында академик, Россия фәннәр академиясе вице-президенты Александр Жученко да чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар 4 көн дәвамында экологик генетика өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышачак. Ахырдан, галимнәрнең иң яхшы эшен сайлап алып, аларга нәтиҗә ясалачак. Соңыннан исә оештыручылар, яшь галимнәрнең эшләрен туплап, җыентык чыгарырга исәпли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International