ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Өч-дүрт елга сузылган табигать сынаулары, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә чагыштырмача түбән бәяләр, үзгәртеп корабыз, дигән булып, Россия җитәкчелегенең авылны сынау полигонына әйләндерүе, тагын бик күп төрле берсеннән-берсе җитди проблемалар булуына да карамый, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр быел да фидакарьләрчә тырыш хезмәт куеп, елына күрә зур уңышларга ирешә.

Яшел Үзән муниципаль районының А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Галимҗан улы Җиһаншин 2012 нче елның урып-җыю нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген “Корстон”да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы узды.

“Нурлат шикәре” җәмгыяте инде бер ай буе яңа уңыш кабул итә. Басулардагы заманча техника чөгендерне заводка чиста, сыйфатлы чимал итеп җибәрергә мөмкинлек.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре һәм инвесторлар белән очрашты.


8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Мамадыш районының уңышлы гына эшләп килүче фермерлары исемлегенә Наил Галәүевне дә кертергә мөмкин. Бүгенге көндә ул терлекчелек белән шөгыльләнә.


6
октябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген башкала базарларында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярмикәнең барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.


5
октябрь, 2012 ел
җомга

Бүген министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үтте.


2
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Сүз быелның табигый-климат үзенчәлекләре һәм көзге культураларның хәле турында барды.


1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта  Татарстанда 761 гектар мәйданнан бәрәңге җыеп алырга кирәк. Республика буенча быел бәрәңге культурасы 12,2 мең гектар мәйданда үстерелә. Кырлардан бүгенге көндә 169,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Быелгы көздә республика аграриийлары бер гектардан 149 центнер икенче икмәк ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International