Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен нинди уйлар белән каршылый? Республика игенчеләре, терлекчеләре, авыл хуҗалыгының башка тармакларында эшләүчеләре алдында киләчәккә нинди бурычлар куела? Шушы һәм башка сорауларга Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачыклык кертә.
– Кайчагында Россия авыл хуҗалыгы упкын читендә, хәлләр елдан-ел катлаулана бара, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Россия Федерациясе Бөтендөнья Сәүдә оешмасына кушылып киткәч, мондый уй-фикерләр тагын да ешрак кабатлана башлады. Янәсе, безнең күп кенә хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте артык югары булу сәбәпле, алга киткән чит илләр белән ярыша алмый, яшәүдән туктарга мөмкин икән. Проблемалар илнең бер өлеше булган Татарстан авылларына да кагыладыр, шәт...
– Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел булмагандыр инде. Хәзер дә кыенлыклар җитәрлек. Хикмәт дәвамлы корылыкта яки Россия Федерациясенең Бөтендөнья Сәүдә оешмасына кушылып китүендә генә дә түгел. Озак еллар дәвамында җыйналып килгән проблемаларны бер селтәнү белән генә хәл итеп булмый. Гәрчә авылның ныклык запасы әле ул теләсә нинди БСОга бирешерлек түгел. Тарихта нинди генә катлаулы чорларда да авыл ил халкы өчен җитәрлек күләмдә азык-төлек җитештергән. Хәтта Бөек Октябрь инкыйлабына чаклы да Россия чит илләргә күпләп ашлык сата алган.
БСОга кергәч, авыл хуҗалыгына тагын да авыррак шартларда продукция җитештерергә туры киләчәк. Әмма бусы да ике яклы бит аның. Иң мөһиме – безнең теләсә нинди кыенлыкларга баш бирми торган кешеләребез, уңдырышлы туфраклы җиребез бар. Соңгы елларда Татарстан авыл хуҗалыгында булган уңай үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә алга таба тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен ныклы нигез салынды. Әнә карагыз – быел да җиңел булмады. Ел нәтиҗәләренә килгәндә, сөенеп искә алырлык уңышларыбыз да бар.
– Бәйрәм уңаеннан кайберләре турында әйтеп узу да гөнаһ булмастыр...
– Республикада 3 миллион 200 мең тонна ашлык җыеп алынды. Шуңа тагын 1 миллион тоннадан артык бәрәңге, 1,8 миллион тонна шикәр чөгендерен дә өстәсәк, бу кадәрле уңыш үзебезгә генә түгел, тирә-күрше регионнарга да өлеш чыгарырга мөмкинлек бирә. Ел ахырына кадәр сөт җитештерү 1 миллион 955 мең тонна, терлек һәм кош ите – 445 мең тонна, йомырка җитештерү 1 миллиард 100 миллион данәгә җитәр дип уйлыйм.
Ашлык уңышы буенча быел аеруча югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр арасында иң беренче чиратта 140 мең тонна бөртеклеләр җитештергән Актаныш, Сарман – 136,7 мең тонна, 133 әр мең тонна ашлык җитештергән Буа һәм Арча районнары хезмәтчәннәрен искә аласы килә. Зур рәхмәт Сезгә!
Урак эшләренең башыннан ахырына кадәр урып-җыю эшләрен оста оештырып, вакытның минутын да әрәм итми эшләгән хуҗалыкларның да бәйрәм табынында урыннары түрдән булачак. Апас районы “Свияга” хуҗалыгы уңганнары быел 59,2 мең тонна ашлык җыеп, республиканы шаккатыра алды. Республикада иң күп ашлык җитештерүче хуҗалыклар арасында “Җәлил” һәм “Сарман” агрофирмалары, Зәй районы “Восток”, Азнакай районы “Азнакай”, Питрәч районы “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыклары да бар.
– Белгәнебезчә, Татарстан Россия Федерациясендә иң күп терлек асраучы төбәкләрдән санала. Сөткә һәм иткә тиешле бәяләр булмау нәтиҗәсендә хуҗалыкларга ел саен шактый зур чыгымнарга барырга туры килә. Печәне бер хәл. Бәясе арта барган фураж ашатып, хуҗалыклар быел да терлекчелектә югалтуларга дучар ителмәсләрме?
– Ни хәл итәсең, терлегең күп булгач, чыгымнары да аз түгел шул инде. Сөтнең бәясе бик арзан, дип, Татарстан терлекнең баш санын киметүгә юл куймады һәм куймаячак та. Билгеле инде, 26 мең баш савым сыеры булган күршеләребез Самара өлкәсенә 260 меңнән артык савым сыерлы Татарстанга караганда кыш чыгу җиңелрәктер.
Шундый шартларда да нәтиҗәле итеп эшли белүче хуҗалыкларыбыз да байтак. Алар республикада дан алган “Ак Барс-Агро” холдингына керүче агрофирмалар, Буа районы “Коммуна”, ”Урал”, ”Шахтер”, “Цильна”, “Гөбенә”, “Родина” колхозы, “Берлек”, ”Кутлушкино” һәм “Нирус” хуҗалыклары.
Ит җитештерү буенча да республика хуҗалыклары нәтиҗәле эшләргә тырыша. Бәйрәм өстәле артында алар шулай ук иң хөрмәтле кунаклар. Быел да югары уңышларга ирешкән “Токарликово”, “Чишмә”, “Уңыш” агрофирмасының “Мәгариф” бүлекчәсе, ”Алтын Башак”, “Чулман”, “Күлле Киме”, “Тәкәнеш” агрофирмасының “Туган як” бүлекчәсе, Вахитов исемендәге хуҗалыклары бүген ит җитештерүдә республикада әйдәп баручы хуҗалыклардан санала.
– Терлектән башка авыл юк, дибез. Сер түгел, шәхси хуҗалыкларда терлек асраучылар саны кими...
– Авылда да бит шундый ук кешеләр яши. Аларның да вакытында ял итәсе, бәйрәм күрәсе, кыскасы, заманча яшисе килә. Терлек асрау исә иртә таңнан кичкә кадәр хезмәт белән бәйле. Печәнен вакытында әзерләп, кайтарту да авырлаша. Колхоз-совхозлар беткәч, авылда терлек асраучыга даими ярдәм итүче дә сирәк. Кайбер авыл җирлекләре бу эштән читтәрәк калырга тырыша. Урыннарда пай җирләре өчен тиешлесен биреп бетермәү фактлары да очрый. Ярый ла үзеңнән артканын ишегалдына килеп, яхшы бәядән җыючы булса. Кыскасы, шәхси хуҗалыгында терлек асраучыга бераз гына ярдәм булса, авыл кешесе сыерны ташламый. Булмаса – юк шул инде.
Республикада гаилә фермалары төзүгә дә игътибар арта. Якын елларда аларның саны 1 меңгә җитәр, шәт. Төп максат – гаилә фермаларында эшкә заманча эш итә белүче сәләтле яшь кадрларны тарту.
Гомумән алганда, республикада авыл хуҗалыгы оешмаларының структурасы зур хуҗалыклар файдасына үзгәрә. Авылда хәзер 400 меңнән артык шәхси һәм 15 мең авыл хуҗалыгы оешма-предприятиесе исәпләнә. Эре товар җитештерүчеләр заманча техника һәм технологияләр белән җиһазландырыла. Андый предприятиеләрдә продукция җитештерү күләме арта, товарның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлекләр дә күбрәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, республика җитәкчелеге төрле дәүләт программаларына таянып, нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларга киләчәктә ярдәмне тагын да арттырырга тырышачак.
– Синоптиклар фаразы буенча, киләсе ел тагын да катлаулырак булыр төсле. Аеруча корылык дигәннәре шикләндерә...
– Корылык бит элеккеге елларда да бар иде. Сигез ел рәттән килгән уңайлы һава торышы сугаруга тиешле игътибарны гына киметте. Хәзер республиканың байтак кына хуҗалыклары сугару буенча Дәүләт программасына кушылып китте. Мондый эшнең уңай нәтиҗәләрен Арча районы “Кырлай” агрофирмасы мисалында да күрергә була. Быел аларда бәрәңге уңышы гектарыннан 450 центнер, кишер – 300, аш чөгендере 350 центнер тәшкил итә! Алабуга районы “Вятские зори”, Алексеевск районы “Гомәров” хуҗалыгында да сугару быел искиткеч нәтиҗәләр бирә.
Гомумән, Татарстан авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алма – проблемалар да җитәрлек, ирешелгән үрләр дә байтак.
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН