Министр: «Уҗым культуралары теләсә нинди һава шартларында да иген уңышын тотрыклы итә»

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре һәм инвесторлар белән очрашты. Сүз, нигездә, көзге культуралар язмышы хакында барды. Алар ничек кыш чыгар, төрле авыруларга, салкыннарга бирешмәсме? Бит, министр әйтүенчә, быел көзге уҗым культураларының 70 процентын югалттык.

Министр галимнәргә сораулар яудырып кына торды: дым 1 метр катламда ничек таралган булырга тиеш? Вегетатив масса күләменең зур булуы шикәр туплануга нинди йогынты ясый? Көзге культураларны язын да эшкәртергә кирәкме?.. Кайбер сораулар буенча галимнәрнең үз арасында да каршылыклы фикерләр бар иде. Мәсәлән, кайберләре быел туфракта дым җитәрлек тупланды дисә, икенчеләре каршы төште. Янәсе, туфракның өске һәм аскы катламындагы дым тоташмаган. Бу – узган еллардагы корылыкта туфракның структурасы бозылу белән бәйле. Димәк, алдагы елда да корылык куркынычы бар.

Киләсе елга ни буласын гына түгел, алдагы атна нинди көннәр алып киләсен дә белеп булмый. Димәк, бөтен акыл һәм тәҗрибәне туплап эшләргә дә эшләргә генә кала. Марат Әхмәтовның көзге культураларга аерым игътибар итүе дә табигый. Үзе үк әйтмешли, нәкъ менә уҗым культуралары теләсә нинди һава шартларында да иген уңышын тотрыклы итәләр. Тиешенчә сакланган һәм тәрбия алган очракта алар гектарыннан 20 центнердан да ким уңыш бирми. Димәк, калган ике атна-ун көн эчендә көзге культура мәйданнарының ким дигәндә яртысын препаратлар белән эшкәртеп бетерергә кирәк. “Хуҗалык җитәкчеләре минем мөрәҗәгатьне ишетерләрме, юкмы, анысын яз көне белербез”, – диде Марат Әхмәтов. Аның әйтүенчә, Татарстан яңа елга “нулевой запас” белән чыга. Шуңа күрә җирнең һәр карышында нәтиҗәле эшләргә кирәк.

Тагын шунысын да әйтеп куйыйк әле, кайбер хуҗалык җитәкчеләренең төрле авыруларга каршы көрәш өчен акча “әрәм итәселәре” килми. Министр әйтүенчә, уҗымнарны эшкәртү күп чыгымнар сорамый. 1 гектар нибары 500 сумга төшә. Ә билгеле булганча, саран ике мәртәбә түли инде ул!

Риман Гыйлемханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International