Татарстан терлекчеләре 9 ай эшчәнлегенә йомгак ясады

2012 елның 5 октябре, җомга

Бүген министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үтте.

Киңәшмәгә терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек идарәләренең селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, терлекчелек тармагын үстерү бүлеге белгечләре, ТР нәсел предприятиеләре җитәкчеләре һәм алдынгы инвестицион компанияләрнең терлекчелек буенча белгечләре чакырылган иде.

Киңәшмә алдыннан Нәҗип Хаҗипов белгечләргә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен аңлатып китте.

Шулай ук ул зооветеринария белгечләре эшләрен бәяләү критерийларына тукталды. Алга таба ул терлек үрчетү, аларның санын саклап калу һ.б. мәсьәләләргә кагылды.

Киңәшмәдә терлекләр өчен туклануның билгеле бер рационын төзергә кирәклеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International