Бүген “Корстон”да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы узды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урыынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Агымдагы ел да Татарстан игенчеләре өчен җиңел булмады. Шуңа карамастан, бөртеклеләрдән 3 млн. тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Яңа уңыш икмәгенә зур өлешне традиция буенча Актаныш (140 мең тонна), Сарман, Арча, Буа районнары (130 ар мең тоннадан артык) игенчеләре кертте. Балтач, Әтнә, Зәй районнары хезмәтчәннәре дә югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, 59,2 мең тонна ашлык җыеп алган Апас районының “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесен, бөртеклеләрнең тулай җыемы 40 шар мең тоннадан артык булган Сарман районының “Җәлил”, “Сарман”, “Нөркәй”, Азнакай районының Азнакай” агрофирмаларын һ.б. аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Быел шикәр чөгендереннән 1,8 млн. тоннага якын уңыш көтелә. Республиканың үзендә үстерелгән бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин ителеше дә яхшы. Бәрәңге уңышы 1,2 млн тонна, яшелчәнеке 300 мең тонна тәшкил итә. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын котлау чыгышын Президент Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.
Авыл кешесенең болай да җиңел булмаган хезмәтенә су, һава торышы, бәя һ.б. факторлар зур йогынты ясый. Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы корылыкның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак предприятеләре өчен зур сынау елы булуын искәртеп, шуңа да карамастан республика хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калуга ирешелүенә басым ясады. “Хәзер үсемлекчелек буенча стратегиябезне яңадан карауга ирештек, мелиорацияне торгызабыз. Боларның барысы да республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе буенча үз-үзен тәэмин итәрлек булуына китерә”, - дип басым ясады республика җитәкчесе.
Президент продукция җитештерүдән тыш, авыл җирлегенең төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау урыны буларак да зур роль уйнавын ассызыклады. “Авылга ярдәм буларак гамәлгә ашырыла торган программаларыбыз бик кирәкле. Алар буенча эре авыл хуҗалыгы холдингларына да ярдәм күрсәтелә, фермерлар, шәхси хуҗалыклар белән аерым эш алып барыла. Хуҗалыкларның төрле формасы яшәргә һәм аларга ярдәм күрсәтелергә тиеш”, - дип белдерде ул.
Президент ассызыклаганча, бүген Россия инде Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында яши. Хәзер шул шартларны исәпкә алып эшләргә кирәк. “ВТО шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез сату базарларын югалтмасын өчен рискларны киметү буенча эшләргә тиешбез. Иң заманча технологияләрне гамәлгә ашырырга кирәк”, - дип искәртте ул. Якын араларда ишекләрен ачачак Агропромпарк – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сату базарлары белән тәэмин итүнең ачык мисалы булачак. “Шушындый проектларыбыз күп булырга тиеш”, - ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм тармак ветераннарын якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар теләде. Авыл хезмәтчәннәренә, бүгенге уңышларның нигезен салган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
Соңыннан Президент бертөркем алдынгыларга ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучылар, тракторчылар, бригадирлар, механизаторлар, агрономнар һ.б. бар.
Бүләкләүләрдән соң бәйрәмне сәнгать осталары чыгышы дәвам итте.
"Татар-информ"