Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы Фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән очрашты

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы Фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән аларның эксперименталь кырында очрашты. Ул ТР Лаеш районы Олы Кабан бистәсе янында урнашкан. Сүз быелның табигый-климат үзенчәлекләре һәм көзге культураларның хәле турында барды.

Быел көзге культураларның төп өлеше катгый рәвештә пар җирләренә  чәчелгән иде. Шулай ук көзге һава торышы үсемлекләрнең үсешенә ярдәм итә - бик еш яңгыр ява, һава торышы температурасы да оптималь тора. Моңа бәйле рәвештә, үсемлекләр бик тиз үсә.

Галимнәр белән әңгәмә шушы мәсьәлә турында сөйләшүдән башланды. Катнашучылар кырларның хәленә, көзге культураларның тамыр системасына игътбар иттеләр.

“Уҗымнарның артык үсүе чәчүне вакытыннан алда башкарган хуҗалыкларда күзәтелергә мөмкин. Болар – эре инвесторлар. Аларда чәчү мәйданнары зур, шуңа күрә көзге эшләрне вакытында төгәлләү өчен алар чәчүне алдан башлаган”, - ди галимнәр.

Галимнәр узган ел мондый хәл күзәтелмәвен искәртә. Әгәр дә уҗымнарга куркыныч янаса, аларны химик чаралар белән эшәртү мөһим.

Марат Әхмәтов республика аграрийлары алдында кышлау вакытында культураларга зыян сала ала торган черек авыруына каршы көзге культураларны эшкәртерү бурычы куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International