Бүген башкала базарларында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярмикәнең барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.
Гомумән алганда, сатуга 587 тоннага якын бәрәңге, 242 тоннадан артык яшелчә, 69 тоннадан артык ит, 82 тонна шикәр комы, 50 тоннага якын сөт чыгарылды.
Казан базарларына барлыгы, 506 машинага төяп, 34,3 миллион сумлык продукция китерелде.
Халыкта сыер итенә, cыер маена, йомырка, сөт, сырга сорау зур иде.