Яшел Үзән муниципаль районының А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Галимҗан улы Җиһаншин 2012 нче елның урып-җыю нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.
Быелгы һава шартларын игенчелеккә уңай килде, дип әйтеп булмый. Бөртекле культуралар чәчелгән 14658 гектар җирдә, барысын кушып исәпләгәндә, 1956 гектарындагысы һәлак булган. Район хуҗалыклары барлыгы 13521 тонна ашлык урып-җыеп алган. Һәр гектар җир уртача 15 центнер ашлык биргән, дигән сүз.
Авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләре - ел дәверендә барган күп төрле хезмәтнең нәтиҗәсе дә ул. Шул эштә катнашкан кешеләргә һәм техникага аеруча зур игътибар таләп ителә. Урып-җыю вакытында барлыгы 45 комбайн кырга чыккан. Алар шактый тузган инде: шуларның 80 проценты – сигез ел, 30 проценты ун ел хезмәт итә. Шулай да хуҗалыклар эшне өзмичә урып-җыюны вакытында төгәлли алган. Чит ил һәм ДОН-1500 комбайннарында ике сменалы эш оештырылган. Биредә урып-җыю вакытында район буенча оештырылган оператив штабның ярдәмен дә әйтергә кирәк. Эшнең сыйфатлы баруын да тикшереп торган әлеге штаб. Кукурузны исәпләмәгәндә, барлыгы 9013 гектар җирдә ашлык оешкан төстә җыеп алынган.
“Татар-информ"