Хәзерге вакытта Татарстанда 761 гектар мәйданнан бәрәңге җыеп алырга кирәк. Республика буенча быел бәрәңге культурасы 12,2 мең гектар мәйданда үстерелә. Кырлардан бүгенге көндә 169,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Быелгы көздә республика аграриийлары бер гектардан 149 центнер икенче икмәк ала.
Республиканың 31 районы бәрәңге җыюны тәмамлаган. Ә 11 районда (болар исәбендә Арча, Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Апас районнары) 7-31 процент мәйданда эш калган.