“Нурлат шикәре” җәмгыяте инде бер ай буе яңа уңыш кабул итә. “Шикәр заводы” җәмгыятенең чимал бүлеге башлыгы Әнис Лотфуллин сүзләреннән караганда, быел шактый яңгырлы булса да, хуҗалыклардан сыйфатлы, шикәре югары булган чимал килә. Басулардагы заманча техника чөгендерне заводка чиста, сыйфатлы чимал итеп җибәрергә мөмкинлек бирә.
– Хуҗалыклардан заводка китерелгән чималның сыйфатын кабул итү пунктыннан тикшерә башлыйбыз. Биредә алынган мәгълүматлар электронлаштырылган программа ярдәмендә заводка тапшырыла. Тәүлегенә 7 мең тонна татлы тамыр кабул ителә. Әлегә хуҗалыклардан китерелгән чөгендернең сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, - ди чимал бүлеге башлыгы.
Хуҗалыклардан китерелгән шикәр чөгендере кыска вакытка куела торган кагатларга өелә. Буртларга куюда 5 техника эшли. Көн саен алар аша 5-6 шар мең тонна чөгендер уза. Быел завод җитәкчелеге тырышлыгы белән чөгендер түбе чокыры да чистартылган, тирә-ягы коймалап алынган. Теләгән хуҗалыклар аны биредән түләүсез алып китә ала. Бу көннәрдә жомны пресслау цехы эшли башлаган.
– Сүз дә юк, шикәр комы өстәлләргә килеп җиткәнче шактый юл уза. Чөгендернең сыйфаты югалмасын өчен чималны эшкәртү цехына тиз арада җибәреп бетерергә кирәк, шул вакытта гына табыш зур була, - ди завод җитәкчелеге.
“Татар-информ”