Зөлфия Миңнеханова – Арча районындагы «Ак Барс Агро» җәмгыятенең мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы. Әле күптән түгел генә ул, Мәскәүгә барып, ясалма орлыкландыру технологлары арасында үткәрелгән ярышта катнашып, Россия буенча җыйналган 85 кеше арасында икенче урынны яулап кайтты.
Казан базарларына барлыгы, 584 машинага төяп, 40 миллион сумлык продукция китерелде.
Бүгенге көндә республика буенча уртача уңыш - 338 ц/га тәшкил итә, бу - 2011 нче елга караганда, 47 ц күбрәк. Техник культура 59,5 мең гектарда җыелган, бу гомуми күләмнең 98 процентын тәшкил итә.
22 нче октябрдән Татарстан агробизнес кадрлары әзерләү институты базасында агросәнәгать комплексы предприятие җитәкчеләренең резерв составын укыту башланды.
Оператив мәгълүматлар буенча быелның 23 октябренә республика буенча татлы тамыр 59 мең гектар мәйданнан казып алынган. Бу планның 97% тәшкил итә.
Форум кысаларында Идел буе фермерлары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырыла.
Халыкта сыер итенә, cыер маена, сөт, сыр, ашлыкка сорау зур иде.
Чара терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды.
Авыл хуҗалыгы буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләрдән саналган Татарстаннан биредә биш йөздән артык хезмәт алдынгысы, белгечләр, агрохолдинг һәм авыл хуҗалыгы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.