Бүген башкалада чираттагы көзге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Казан базарларына барлыгы, 661 машинага төяп, 51,3 миллион сумлык продукция китерелде.
Гомумән алганда, сатуга 1029,8 тонна бәрәңге, 557 тоннадан артык яшелчә, 68 тоннадан артык ит, 159 тонна шикәр комы, 53 тоннадан артык сөт, 87 тонна он, 37 тонна ярма, 516 мең данә тавык йомыркасы һ.б. чыгарылды. Халыкта сыер итенә, cыер маена, сөт, сыр, ашлыкка сорау зур иде.
Бу атнаны шәһәр халкына ЯАҖ «Татплодоовощпром», «РАЦИН», ААҖ "ТАТАГРОХИМ", Татпотребсоюз, ААҖ «Татагролизинг», ААҖ ТК «Татмелиорация», ААҖ «ВАМИН Татарстан», ААҖ СХП «Юбилейное», ҖЧҖ ТК «Майский», ЯАҖ УК «АгроИнвест», ААҖ «Казан ит комбинаты», КФХ «Марс», ҖЧҖ «Лаеш кошчылык комплексы», ААҖ «Яшел Үзән сөт комбинаты», ААҖ ХК «Ак Барс» һ.б. хезмәт күрсәтте.
Идел буе һәм Яңа Савин районнарында исә халык үзешчән сәнгать осталары чыгышын карый алды. Сәүдә мәйданы каршында оештырылган кухнядан теләгән һәркем бушлай ботка белән сыйланды, кайнар чәйдән авыз итте. Шулай ук төрле конкурслар һәм лотерея уйнатылды. «РАЦИН» оешмасы генераль директоры Әсхәт Шәрапов белдерүенчә, мондый ярминкәләр халыкны ял иттерү максатыннан үткәрелә.