Республиканың Кама аръягындагы 21 районнан авыл хуҗалыгы белгечләре бүген Әлмәткә җыелды. Алар терлекчелек тармагын үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты, соңгы 9 айга нәтиҗә ясады.
Авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов үзенең чыгышында, елның узган чорында Татарстанда дуңгызның баш саны – 12%, сарык һәм кәҗәнең – 16% арткан, ә мөгезле эре терлекнең баш саны үзгәрешсез калган, дип белдерде. 9 ай эчендә бозаулар - 15,5 меңгә, ә дуңгыз балалары – 103,6 меңгә арткан.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян фермер хуҗалыклары тарафыннан 904,7 мең тонна сөт савылган һәм 245,3 тонна кош, терлек үстерелгән.
Бер сыерга 3737 кг сөт туры килә. Бу узган елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 116 кг артык. Сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Әтнә районы хуҗалыклары. Бер сыердан 4839 кг сөт савып алган. Алардан аз гына кукмаралылар калыша – 4712 кг. Өченче һәм дүртенче урыннарны Саба - 4619 кг һәм Балтач хуҗалыклары – 4534 кг сөт савып бүлешә.
Семинарда шулай ук сөтнең сыйфаты турында да әйтелде. Бу бигрәк тә сатылган 1 кг сөт өчен федераль үзәктән субсидияләр алу мөмкинлеге тудырылган вакытта актуаль мәсьәлә. Ә аңа ия булу өчен нәкъ менә сөтнең сыйфаты югары булырга тиеш.
Бүгенге очрашуда “Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен 500 грант” проекты, аңа дәгъва белдерүчеләрне бәяләү кретерийлары турында да сүз булды.