Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате бәйрәме уңаеннан, Россиядән генә түгел, ә дөнья күләмендә иң алга киткән илләрдән дә авыл хуҗалыгы белгечләре, галимнәр үз казанышларын күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен менә 12 ел рәттән Мәскәүгә – Бөтенроссия Күргәзмәләр үзәгенә җыйнала.
Авыл хуҗалыгы буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләрдән саналган Татарстаннан да биш йөздән артык хезмәт алдынгысы, белгечләр, агрохолдинг һәм авыл хуҗалыгы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Делегация җитәкчесе, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, безнең күргәзмә заманча дизайн һәм милли бизәлеше белән генә түгел, ә тәкъдим ителгән продукциясе белән дә аерылып торды. “Тик безгә азрак чыгымнар белән югары сыйфатлы продукция җитештерү өлкәсендә башкалардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылганнан соң, илнең кибет киштәләре арзан товарлар белән тулып торганда, калышырга ярамый”, – диде министр.
Ә менә Татарстанны Россия регионнарына, чит илләргә таныта алырлык азык-төлек байтак иде. Шул исәптән республикада җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр дә күп. “Майский” хуҗалыгында үстерелгән кыяр, помидор һәм башка төр яшелчәләрнең тәме һәм сыйфаты ягыннан чит илләрнекеннән күпкә өстенрәк булуын хәзер Мәскәүдә дә бик яхшы беләләр. Яшел Үзәндә балалар өчен ясалган сөтнең сыйфаты да теләсә кайсы чит ил җитештерүчесенең борынына чиертерлек. Узган елларда “Алтын көз” күргәзмәсендә чәкчәкне мәскәүлеләр генә түгел, чит илләр дә бик яраткан иде. Быел да шулай. Инде өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч кебек милли ризыкларыбызны да дөньяга танытыр вакыт җиткәндер, шәт. Күргәзмә эшчәнлеге белән Россия һәм чит илләрдән килгән 70 меңнән артык кеше танышуын исәпкә алсак, Татарстанны дөньяга танытуда мондый мөмкинлекне киләчәктә тагын да активрак кулланасы иде.
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне Президент Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведевның чыгышлары канатландырып җибәрде. “Соңгы елларда шактый катлаулы табигать шартларында эшләргә туры килә. Әмма сез бернинди кыенлыкларга карамый, илебез халкын азык-төлек белән тәэмин итәр өчен фидакарьләрчә эшлисез. Россия җитәкчелеге дә авыл халкы алдында бурычлы булып калмаячак”, – дип ышандырды Президент.
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН