2012 елның 26-27 октябрендә “Ак барс” көрәш сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына XVII республикакүләм милли көрәш буенча ярышлар узачак. Билалыш Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлана.
Бәйгедә авыл районнарыннан җыелма командалар катнаша. Ярыш 7 авырлык үлчәмендә (60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 кг-нан югары) узачак.
26 октябрьдә бәйгенең тантаналы ачылышы һәм көрәшчеләрнең башлангыч очрашулары булачак. Ярымфинал һәм финал очрашулары 27се уза.