Бәйге нәтиҗәләре буенча 2012 елгы Россия Чемпионатында катнашу өчен республика җыелма командасы тупланачак.
Ноябрь ахырын авыл халкы зур түземсезлек белән көтә. Нәкъ менә шушы чорда хатын-кызлар бер-берләрен каз өмәләренә дәшә башлый. Күмәкләшеп эшләгәндә ун-егерме казны чистарту өчен озак вакыт кирәк түгел. Ә менә казлар саны меңнән дә артып китсә, нишләргә?
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Бүген башкаланың 9 мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Әлки районында шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар алдынгыларының слеты булды. Слетка тугыз айлык йомгаклар буенча иң күп сөт сатучылар, халыктан иң күп сөт җыючылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында узган конференциягә Россельхозакадемиянең фәнни-тикшеренү университеты җитәкчелеге, бөтен ил буенча төрле уку йорты, агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, Мәскәү, Уфа, Саранск, Киров шәһәрләреннән зоотехника белгечләре җыелды.
2012 нче елның 13 нче ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, республикада һәр сыердан 12,1 кг сөт савылган. Бу юнәлештә Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба, Актаныш һәм Буа районы хуҗалыклары әйдәп бара, аларда бер сыердан 15,2 – 14,0 кг сөт савып алалар.
Чарада министрлык белгечләре, район идарәсе башлыклары һәм белгечләре, ТР районнарындагы Дәүләт техник күзәтүе идарәсе инспекторлары катнашты.
Бүген башкала базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярминкәнең барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.
Көзге кыр эшләре төгәлләнде, инде җиң сызганып, язгы чәчүгә хәзерлекне башлар чак җитте.