Киләсе елда Казанда бик мөһим вакыйга - Авыл яшьләренең халыкара конгрессы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елгы “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бу атнада Олы Кайбыч авылында Кайбыч районы авыл хуҗалыгы алдынгылары Слеты узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе” АҖенең АПК буенча Департаменты директоры Эдуард Хөсәенов, шулай ук 130дан артык хезмәт алдынгылары - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт ветераннары катнашты.
23 декабрьдә Лениногорск районында Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды, анда 2019 ел уңышын урып-җыюда алдынгылар рәтенә чыгучыларны бүләкләделәр, алар тырышлыгы белән районда 82 мең тонна ашлык суктырылган, 50 мең тонна шикәр чөгендере, 3 мең тоннадан артык бәрәңге җыелган.
Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре техниканы газ-мотор ягулыгына күчерәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Комсомольская Правда-Казань» газетасы “100 легендарных брендов Республики Татарстан» (“Татарстан Республикасының 100 легендар бренды”) дигән уникаль проект чыгарган. Бу - республиканың 100 еллык тарихын күрсәтә торган брендлар, компанияләр һәм сәүдә маркалары турында проект.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖендә булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 21 декабрьдә, кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.